Марина Цветаева иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә (12+)

24 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен XX гасырның танылган рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган «Тынгы белмәс күңел» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 

Душа
1b80ac36-018e-4e13-b02b-82227c4bcbd4
191997f9-0f11-41ff-980f-2dfed8631075
de38dc8f-7d8e-42c1-ae57-07d8730d0c43

Укучылар күренекле язучының фаҗигале хатын-кыз язмышы турында белде, киләчәге зур булырга тиешле тормышы Россиядәге фаҗигале вакыйгалар чоры, сөргенлек, якын кешеләрен югалту һәм 1941 елда үз теләп дөнья белән хушлашуына әйләнүе турында мәгълүмат алды. 
Чара барышында катнашучылар Марина Цветаеваның шигъри җыентыклары белән генә түгел, ә проза әсәрләре һәм тәрҗемәләре белән танышты. Видеошигырьләр, шагыйрәнең шигырьләренә төшерелгән музыкаль клиплар залда гаҗәеп тәэсирле атмосфера тудырды һәм укучыларда Көмеш гасырның уникаль шагыйрәсе иҗаты белән якыннанрак танышу теләге уятты. Наталья Будина башкаруында яңгыраган танылган «Генералам 1812 года», «Под лаской плюшевого пледа» романслары гасырлар чигендә яшәгән һәм туган иле, якыннары язмышы өчен борчылучы шагыйрәнең хис-кичерешләрен җиткерә алды. 

Балалар игътибарына Марина Цветаеваның Алабугада булган вакыты турында «Цветаева һәм Ахматова» нәфис фильмыннан видеоөзек күрсәтелде. Укучыларның җитди карашлары буенча күренекле шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты беркемне дә битараф калдырмавын аңларга мөмкин булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: